Санкт-Петербургта пассажир автобусы Мойка елгасына төшеп киткән, дип хәбәр итә «База».
Видодан аңлашылганча, автобус йөртүче ни сәбәпледер идарәне югалта, бинага бәрелә, аннары бер автомобильне бәрдерә, читкә борылып, күпер коймасын ватып, суга чума.
Автобус шәһәрнең 262 маршруты буенча барган. Анда 20 кеше булган дип фаразлыйлар. Беренче булып ярдәмгә шул тирәдә эшләүче төзүчеләр килгән. 1 кешенең һәлак булуы билгеле, 2 кешене реанимацияләргә тырышалар, 5 кеше госпитализацияләнгән. Автобуста барлыгы күпме кеше булганлыгы әлегә билгеле түгел.
SHOT язучынча, йөртүчене коткарганнар, ул авыр хәлдә хастаханәдә. Шот фаразынча, йөртүче үзен начар хис итә башлаган – бинага бәрелгәнче үк ул каршы полосадан барган. Шот 4 кеше аңында түгел дип яза.Бу телеграм-канал фаразынча, автобуста барлыгы 20 кеше булган.